Күрешүләр-очрашулар
Күңелле дә читен дә.
Җыелдык өйнең түрендә
Елның матур кичендә.
Күңелле дә читен дә.
Җыелдык өйнең түрендә
Елның матур кичендә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Җыелышкан туганнарың,
Бәйрәмең күркәм икән.
Чын йөрәктән изге итеп
Теләкләр теләп үтә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Язылганмы язмышларга
Без барыбер күрәчәк.
Үткәннәр үткәндә калсын
Якты булсын киләчәк.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.